Якты юллар теләп, саубуллаша көмеш кыңгырау
Мәктәпләрдә кабат соңгы кыңгырау чыңлады. Шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!